news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Мишустин Россия Федерациясе Хөкүмәте Президиумын формалаштырды

Хөкүмәт Президиумы оператив мәсьәләләрне хәл итү һәм утырышта РФ Хөкүмәтен тулы составта чакыру таләп ителмәгән очракларда җыелу өчен оештырыла.

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Хөкүмәте Президиумын оештыру турындагы карарны имзалады. Документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.

Президиум составына Михаил Мишустин, беренче вице-премьер Андрей Белоусов, вице-премьер — Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко, шулай ук Премьер-министр урынбасарлары — Виктория Абрамченко, Юрий Борисов, Татьяна Голикова, Алексей Оверчук, Марат Хөснуллин, Дмитрий Чернышенко һәм вице-премьер, Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Юрий Трутнев керде.

Состав шулай ук гадәттән тыш хәлләр министры Евгений Зиничев, эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков, тышкы эшләр министры Сергей Лавров, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, икътисади үсеш министры Максим Решетников, финанс министры Антон Силуанов, юстиция министры Константин Чуйченко һәм оборона министры Сергей Шойгуны үз эченә ала.

Хөкүмәт Президиумы оператив мәсьәләләрне хәл итү һәм утырышта РФ Хөкүмәтен тулы составта чакыру таләп ителмәгән очракларда җыелу өчен оештырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100