news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 102 яшьлеген билгеләп үтте

Мулла Нәҗипов Сталинград, Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнашкан, Белоруссия һәм Польшаны узган.

Алабугада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны 102 яшьлеген билгеләп үтте
elabuga-rt.ru

(Казан, 29 март, «Татар-информ»). Бөек Ватан сугышы ветераны Мулла Нәҗиповка 28 мартта 102 яшь тулды. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Мулла Нәҗип улы 1940 елда армиягә чакырыла, Одессада хезмәт итә башлый, ә сугыш башлангач, аны Румыния чигенә күчерәләр. 1941 елда Мулла Нәҗипов контузия ала, сәламәтләнеп аякка баскач, Украинада гитлерчыларга каршы көрәшә.

Мулла Нәҗипов Сталинград, Курск дугасындагы бәрелешләрдә катнашкан, Белоруссия һәм Польшаны узган. 1948 елда Одра елгасы буенда барган сугышларда каты яраланып, тугыз ай госпитальдә яткан, шунда ук Бөек Җиңүне каршы алган.

Сугыштан соң Мулла Нәҗип улы туган ягына — Алабуга районының Көек авылына кайтып, механизатор булып эшләгән. Хатыны белән бергә алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Ветеранның хатыны моннан егерме ел элек вафат булган.

Олы яшьтә булуына да карамастан, әле ветеранның энергиясе ташып тора, шаяртырга ярата, яныннан бервакытта да кеше өзелми, аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр.

«Мин йомшак, әмма таләпчән әти идем. Балалар сүземне тыңлады, улларым эшемне дәвам итеп, механизатор булды. Мин тормышымнан канәгать», — ди фронтовик.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100