Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан чиге турында белешмәне бердәм реестрга кертү быел тәмамланачак
Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республика чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшләре барышы турында сөйләде.
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан чиге турында белешмәләрне Бердәм күчемсез мөлкәт реестрына кертү эшләре 2020 елда - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына тәмамланачагын әйтте. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фәнил Әһлиуллин хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка субъектлары белән чик буенча бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен эш төркеме төзелгән. Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү эшен «Татарстан Республикасы киңлекләре белешмәләре фонды» дәүләт учреждениесе алып бара.
Республика чикләренең гомуми озынлыгы 3400 километрдан артык. Эш барышында 573 проблемалы чик өлеше ачыкланган. Күрше субъектлар белән сөйләшүләрдә 202 чик өлеше буенча мәсьәлә хәл ителгән. Аерым алганда, Удмурт Республикасы белән — 31 участок буенча, Чуваш Республикасы белән — 110 участок буенча һәм Самара өлкәсе белән — 61 участок буенча.
Татарстан белән Киров өлкәсе чикләре 250 километрга якын. Бу — Балтач һәм Кукмара районнары чикләре. Хәзерге вакытта 57 проблемалы участок калган. Удмуртия Республикасы белән чик буенча 54 проблемалы участок калган. Ижевскта Удмуртия Республикасы эш төркеме белән киңәшмә уздырылган, кирәкле материалларны алмашканнар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.
Башкортстан Республикасы белән чик озынлыгы 500 километр тәшкил итә. Хәзерге вакытта 66 проблемалы участок калган. Килештерү эшләре дәвам итә. Оренбург өлкәсе белән чик 200 километрлап. Хәзергә 55 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар.
Самара өлкәсе белән чик 400 километр чамасы. Хәзергә 26 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне икенче кварталда тәмамларга җыеналар. Ульяновск өлкәсе белән чик 400 километр тәшкил итә. Хәзергә 57 проблемалы участок бар. Материаллар алмашынган.
Чувашия Республикасы белән чик 500 километрдан артык. Хәзергә 12 проблемалы участок бар. Чикләрне килештерүне беренче кварталда тәмамларга җыеналар. Марий Эл Республикасы белән чик 300 километрдан артык. Хәзергә 44 проблемалы участок бар. Башлангыч картографик материаллар алмашынган.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз