news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада иң тәмле коймакка конкурс игълан ителә

Коймаклар төрле номинацияләрдә бәяләнәчәк.

Түбән Камада иң тәмле коймакка конкурс игълан ителә
Гелюза Василова

(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). 1 мартта, 10.30 сәгатьтә Түбән Камада иң тәмле коймакка конкурс узачак. Аны Воскресение Христова чиркәве (Мурадьян урамы) оештыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Катнашучылар гыйбадәтханә янындагы мәйданга кимендә 20 коймак алып килергә тиеш. Алдан 8 927 416 20 99 телефоны буенча теркәлергә һәм катнашучының тәртип номерын алырга кирәк.

Коймаклариң юка коймак, иң биек коймак өеме, иң тәмле эчлек, иң үзенчәлекле рецепт һ.б. номинацияләрдә бәяләнәчәк.

Җиңүчеләр коймак пешерү өчен таба һ.б.бүләкләр алачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot