Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Никулин Россия Баш дәүләт экспертизасы Казан филиалы җитәкчесе итеп билгеләнде
Филиалның элеккеге башлыгы Фәрит Хәнифов Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасына күчте.
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов ведомствоның Казан филиалы җитәкчесен билгеләү турындагы боерыкны имзалады. Яңа башлык итеп элек Россия Баш дәүләт экспертизасының Самара филиалында эшләгән Сергей Никулин билгеләнде. Бүген Манылов боерыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган киңәшмәдә яңгырады.
«Сезгә нәтиҗәле эш телибез», — диде Миңнеханов, Никулинга мөрәҗәгать итеп.
Фәрит Хәнифов Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры итеп билгеләнгәннән соң, баш дәүләт экспертизасының Казан филиалы җитәкчесе кәнәфие 2020 елның гыйнварында бушады. Хәнифов Россия Төзелеш министрлыгына эшкә күчкән Ирек Фәйзуллинны алыштырды.
Киров өлкәсендә туган Сергей Никулин 2012 елда «Менеджмент» белгечлеге буенча Санкт-Петербург тышкы икътисади элемтәләр, икътисад һәм хокук институтын тәмамлаган. Мәскәүдә «Интеллектуаль технологияләр» ҖЧҖ һәм Кировта «ГЛОНАСС һәм җирне дистанцион зондлау региональ операторы» ҖЧҖ һәм Киров өлкәсендә «Росреестр ФКП» филиалын җитәкләгән.
2015 елдан башлап Россиянең баш дәүләт экспертизасының Самара филиалында эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз