Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Баулы, Зәй, Лаеш уңайлы шәһәр мохите булдыруга 185 млн сум акча откан
Конкурста 80 проект җиңү яулады, алар проектларны гамәлгә ашыруга 30 млн-100 млн сум федераль грантлар алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 февраль, «Татар-информ»). 28 февральдә, Төмәндә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» икенче бөтенроссия форумында конкурска йомгак ясаганнар. Анда Баулы, Зәй, Лаеш уңайлы шәһәр мохите булдыруга 185 млн сум акча откан. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда өч проект — Баулыда «Җиңү» һәм «Хезмәт даны» паркы, Зәйдә «Энергетик» Мәдәният йорты янындагы үзәк мәйдан һәм Лаешта «Экстрим-парк» кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру бөтенроссия конкурсында җиңде.
Татарстан проектларын гамәлгә ашыруга федераль финанслауның гомуми суммасы 185 млн сум тәшкил итте.
Быел конкурска 300 гариза керде, шуларның 286сы техник экспертиза узды һәм катнашуга кертелде.
Конкурста 80 проект җиңү яулады, алар проектларны гамәлгә ашыруга 30 млн-100 млн сум федераль грантлар алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз