Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара районы Кәркәүч авылына багышланган китап дөнья күрде
Китапта шәхесләр, истәлекләр, кызыклы документлар, фотосурәтләр, исемлекләр, авылда чыккан бәетләр, җырлар тәкъдим ителгән.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Кукмараның Кәркәүч мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән Нурисә Саттарова-Бәдретдинованың авыл тарихын чагылдырган, документаль материалларга нигезләнгән «Ни күрсәк тә, ил белән…» дигән китабы тәкъдим итү кичәсе оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Шундый китап чыгуына өмет тотмаган идем. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев авыл мәчетләреннән акча җыеп, бу эшне башлап җибәрде. Фәрит әфәнде Вәлиев белән Зыятдин хәзрәт Нәҗметдинов Оренбург һәм Казан архивларыннан бик күп документлар алып кайтты», — диде автор.
Авыл турында мәгълүматларны узган гасыр урталарында — сугыштан соңгы елларда ук Нурисә апаның әтисе Бәдыгетдин Саттаров туплый башлаган. Мөхтәрәм остабикә әтисе язып калдырган мәгълүматлардан файдалана, истәлекләргә генә таянып калмыйча, фактларга нигезләнә, сугыштан әйләнеп кайтучылар һәм кайтмаучылар, тоткында, Суслонгерда булучыларның исемлеген, солдат хатларын җыя.
192 битле авыл тарихы 11 бүлекне үз эченә алган, һәр бүлек тагын төрле бүлекчәләрдән тора. Китапта шәхесләр, истәлекләр, кызыклы документлар, фотосурәтләр, исемлекләр, авылда чыккан бәетләр, җырлар тәкъдим ителгән. Мисал өчен, «Авылдашлар турында сөйлибез» дигән бүлектә газеталарда басылган язмалар урын алган.
Әлбәттә, китапны бер генә кеше ахырына кадәр башкарып чыга алмый. Нурисә апага материалларны җыярга, хәреф хаталарын тикшерүчене табарга «Көмеш кыңгырау» республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасының баш мөхәррире, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Кәркәүч кызы Ризидә Гасыймова, шулай ук бөтен авыл халкы, Гасыймовлар гаиләсе ярдәм итә.
«Нигезебез менә шушында иде, дип эзләүчеләр булса, китаптан карап, йорт-җирләренең урыннарын белә ала. Әлеге китап һәм шәҗәрә авылдашларга бик зур истәлек булыр дип уйлыйм», — диде Нурисә апа.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз