news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана

«Проект балаларның актив гражданлык позициясен булдыруга юнәлдерелгән. Без балаларны дуслык, сәяси җаваплылык, хөрмәт рухында тәрбияләргә тиеш», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Мәктәпләрдә парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана
Михаил Захаров

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстан мәктәпләрендә парламент дәресләре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап уздырылачак.

«Парламент дәресләрен үткәрү күркәм традициягә әйләнде», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыкларының Дуслык йортында узган тантаналы чарада.

Ул бу проектның Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2009 елдан бирле гамәлгә ашырылуын искәртте.

«Проект балаларның актив гражданлык позициясен булдыруга юнәледрелгән. Без балаларны дуслык, сәяси җаваплылык, хөрмәт рухында тәрбияләргә тиеш», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент дәресләре Татарстанның барлык мәктәпләрендә 15-20 февраль көннәрендә үткәреләчәк. Методик бүлек җитәкчеләре һәм укытучылар белән очрашулар 9 февральдә узачак.

Тантаналы чарада күп милләтле якшәмбе мәктәбендә укучылар шигырьләрен укыдылар. Татар, рус, чуваш, удмурт, мари, башкорт, мордва, украин, немец, таҗик, грузин, әрмән һәм башка милләт вәкилләренең иҗади чыгышлары тәкъдим ителде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100