news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең өчен халыкара дуслык бик кыйммәтле

Ул Туган телләр елы һәр милләтнең күңеленә ятышлы булып, олы бәйрәм рәвешендә узачагына өмет баглады.

Фәрит Мөхәммәтшин: Безнең өчен халыкара дуслык бик кыйммәтле
Михаил Захаров

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада яшәүче күп милләтле халыкларның дуслыгы кыйммәте турында әйтте.

Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чара узды. Парламент башлыгы елның әһәмияте турында фикерен әйтте.

«Татарстан халыклары ассамблеясе еш кына тел, этномәдәнилеккә бәйле тәкъдимнәр белән чыга иде, ә бу юлы шушы елны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Билгеле, бу тәкъдимне республикадагы барлык халык вәкилләре хуплады», — дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин. 

Ул бу елның бай программасы әзерләнгәнен искәртте. «Барлык чараларда бик актив катнашачакбыз. Программага тәкъдимнәрне дә керттек. Бу төрле халыклар арасында үзара ышаныч, дуслыкны тагы да арттырачак. Безнең өчен бу халыкара дуслык бик кыйммәтле. 173 милләтнең теле, традицияләре, гореф-гадәтләре безгә кадерле», — дип белдерде. 

Фәрит Мөхәммәтшин Туган телләр елы һәр милләтнең күңеленә ятышлы булып, олы бәйрәм рәвешендә узачагына өмет баглады. «Ул 1 гыйнварда башланып, 31 декабрьдә генә тәмамланмый, киләчәктә дә дәвам итәчәк», — диде.

Дәүләт Советы Рәисе халыклар ассамблеясенең әһәмияте турында әйтте. «Минемчә, төбәкләрдәге халыклар ассамблеясе төрле дин һәм милләт вәкилләренең имин, тату тормышына зур өлеш кертә. Бу нечкә, җаваплы эш, һәм республикада ул җитди дәрәҗәдә», — диде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100