news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы митингларда катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтә

Килештерелмәгән акцияләр үткәрү омтылышы җәмәгать тәртибенә куркыныч тудыру буларак бәяләнәчәк.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы митингларда катнашкан өчен җаваплылык турында кисәтә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Интернетта, социаль челтәрләрдә һәм кайбер гаммәви мәгълүмат чараларында 31 гыйнварда санкцияләнмәгән акцияләрдә катнашуга чакырулар белән бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы килештерелмәгән митингларга чыгарга чакырган һәм катнашкан өчен закон нигезендә җаваплылык каралуы хакында кисәтә.

Килештерелмәгән акцияләр үткәрү омтылышы, шулай ук аларда катнашучылар ягыннан теләсә нинди коткы таратулар җәмәгать тәртибенә куркыныч тудыру буларак бәяләнәчәк.

Хокук саклау органнары закон бозу очракларына тиз арада реакция белдерәчәк һәм хокук тәртибен оештыру өчен тиешле барлык чараларны да күрәчәк. Тәртип бозучыларның барысын да закон нигезендә каралган җаваплылыкка тартачаклар.

Полицейскийлар гражданнарны коткыга бирелмәскә һәм килештерелмәгән митингларда катнашмаска, шулай ук полициянең законлы таләпләрен үтәргә чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100