news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ветеринарлары Африка дуңгыз чумасының төп билгеләрен әйтте

Россия төбәкләрендә Африка дуңгыз чумасы (АЧС) вирусы очраклары ачыкланганлыктан, Татарстан ветеринарлары кисәтү чараларын күрә.

Татарстан ветеринарлары Африка дуңгыз чумасының төп билгеләрен әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Африка дуңгыз чумасы Татарстан чикләреннән 15 километр ераклыкта табылган. Шул уңайдан, республика белгечләре дуңгыз асраучыларга профилактика чаралары турында искәртә. ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында Африка дуңгыз чумасының төп билгеләре турында сөйләде.

Ул 16 гыйнварда Самара өлкәсендә Кошки районы урман хуҗалыгында 87 һәм 91нче кварталларда Африка дуңгыз чумасы вирусы ачыкланганын әйтте. «Анда үле кабаннар табылган, алар анда 4-5 ай яткан булырга мөмкин. Лабораториядә тикшергәч, АЧС расланган», — диде. Әлеге вирус, шулай ук, Ульяновск өлкәсендә, Владимир шәһәрендә дә табылган.

Габделхак Мотыйгуллин бу вирус белән дуңгызлардан кала башка хайваннар һәм кешеләр авырмаганын әйтте. Авырып та, исән калган дуңгыз һәм кабаннар үлгәнче вирус йоктыручы булып санала. «Бу вирус йокса, хайваннарның температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә, 3-7 көн бизгәк күзәтелә, корсак, колаклар, бот арасы, койрык тирәләре я кызара, я зәңгәрләнә», — диде.

АЧС вакытында, шулай ук, эч китү, борыннан кан китү дә булырга мөмкин. Авырый башлагач, гадәттә дуңгыз 5-10 тәүлек эчендә үлә. АЧС вирусы салкын, дымлы һава торышында да тотрыклы саклана, бары тик 70 градуска кадәр термик эшкәртү булганда гына үлә. Инкубация чоры 3 тән 15 тәүлеккә кадәр.

Белгечләр әйтүенчә, вирус киемгә яки аяк киеменә дә ияреп кайтырга мөмкин. Шуңа күрә дуңгызчылык хуҗалыкларына саклану чаралары турында искәртәләр.

Габделхак Мотыйгуллин 2016 елда Татарстанда Нурлат районы Сосновка авылында АЧС вирусы табылган очракны искәртте. Ул вакытта 498 баш дуңгыз яндырып юкка чыгарылган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100