news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада аерылышулар саны меңнән артык очракка кимегән

Ата-аналарының аерылышуы сәбәпле, 708 бала тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Түбән Камада аерылышулар саны меңнән артык очракка кимегән
pixabay.com

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада 2019 елда аерылышулар саны 4 процентка кимегән һәм 1 045 очракны тәшкил иткән. Бу турыда ЗАГС идарәсе башлыгы Бэлла Махотина чыгышына сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Иң кыска никах нибары 3 айга сузылган. 30 пар бер ел да бергә яши алмаган, аерылышкан. Өлкән буын вәкилләре арасында да аерылышучылар бар: бер гаилә 47 ел бергә гомер иткәннән соң таркалган, гаилә башлыгына - 79, хатынына — 75 яшь.

Белгечләр аерылышучылар арасында сораштыру үткәргән. Сораштыруда 703 кеше катнашкан. Анкеталарны анализлау күрсәткәнчә, аларның өйләнешүенең сәбәбе — ярату (71 процент), йөклелек (12 процент), барысы кебек булырга омтылу (9 процент), гаилә кору яше җитү (4 процент).

Аерылышу сәбәпләре — бертигез мөнәсәбәтләр төзү мөмкинлеге булмау (33 процент), ир белән хатынның бер-берсеннән читләшүе, хыянәт (29 процент), финанс кыенлыклары (16 процент).

Ата-аналарының аерылышуы сәбәпле, 708 бала тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Бэлла Махотина әйтеп узганча, психологлар ярдәме белән, 8 гаиләне саклап калуга ирешелгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100