news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Очучы Дамир Йосыпов укучыларга бөтенроссия онлайн-дәресендә авиация турында сөйләячәк

Ачык дәресне туры эфирда «ПроеКТОрия» порталында, шулай ук социаль челтәрләрдә карарга мөмкин.

Очучы Дамир Йосыпов укучыларга бөтенроссия онлайн-дәресендә авиация турында сөйләячәк
архив/Абдул Фархан

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан укучылары авиация өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган «Разбор полетов» Бөтенроссия ачык дәресендә катнаша ала. Аның спикерлары Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько һәм «Урал авиалинияләре» U6 178 легендар рейсы пилоты, Россия Герое Дамир Йосыпов булачак. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

«Туры эфирда ачык дәресне «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә «ПроеКТОрия» проекты төркемнәрендә, шулай ук «ПроеКТОрия» порталында һәм мәгариф оешмаларының шәхси кабинетлары аша теләгән һәркем карый алачак», дип ачыклык кертелә министрлык хәбәрендә.

«Разбор полетов» Бөтенроссия ачык дәресе 30 гыйнварда узачак. Даими онлайн-дәресләр РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Чаралар 8 — 11нче сыйныф укучыларын алдынгы индустрияләр һәм перспективалы һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.


news_right_1
news_right_2
news_bot