news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан аэропортыннан Кытайга очышлар туктатылды

Хәзерге вакытта туристларны алып кайту очышлар расписаниесе нигезендә планлы режимда гына алып барыла.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 27 гыйнвардан, Кытайда яңа коронавирус таралуга бәйле рәвештә, Казаннан Кытайга очышлар туктатылды. Бу хакта «Казан» аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәзерге вакытта туристларны алып кайту очышлар расписаниесе нигезендә планлы режимда оештырыла.

Санья аэропортыннан кешеләрне Казанга алып кайту өчен соңгы рейс 4 февральгә планлаштырылган.

Кичә Казаннан Саньяга гуманитар ярдәм — медицина битлекләре җибәргәннәр.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсендә республика халкына коронавирус йоктырмау өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.

Шулай ук РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты хәбәр иткәнчә, 2019-nCoV яңа коронавирус Россиягә февраль урталарында килеп җитәргә мөмкин.


news_right_1
news_right_2
news_bot