news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллының 28 кешесе «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә лаек булды

Бүләкләнүчеләр арасында Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина һәм Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы советы рәисе Юрий Петрушин бар.

Чаллының 28 кешесе «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә лаек булды
Управление по информационной политике и связям с общественностью мэрии Автограда

(Чаллы, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Чаллыда ТАССРның 100 еллыгын ачу тантанасы узды. Аның кульминациясе Автошәһәр тарихына зур өлеш керткән шәһәрлеләрне бүләкләү булды. Бу хакта мэриянең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тантана уңаеннан шәһәр Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае фойесында тарих-туган якны өйрәнү музее һәм картиналар галереясы үз экспозицияләрен тәкъдим итте. Биредә 50 ел элек чыккан басмалар, шәһәр һәм Татарстанга багышланган картиналар, КамАЗның беренче төзүчеләренең көнкүреш әйберләре белән танышырга мөмкин иде.

«Чаллы - кабатланмас язмышлы шәһәр. Ул республикабызның һәм илебезнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Без үз тарихыбыз белән горурланабыз, КАМАЗ белән горурланабыз. Әмма иң мөһиме, без чиста кырда дөньяда иң зур автомобиль заводларының берсен һәм заманча шәһәр төзегән кешеләр белән горурланабыз», - диде сәхнәдән Чаллы мэры Наил Мәһдиев, җыелганнарны сәламләп.

Кичәдә Автошәһәр үсешенә зур өлеш керткән 28 кеше бүләкләнде. Алар арасында Олимпия чемпионы Гөлнара Сәмитова-Галкина, Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасы советы рәисе Юрий Петрушин, Психоневрологи́я диспансе́рының элеккеге баш табибы Исаак Беккер һәм башкалар бар.

Моңа кадәр «Татар-информ» яңа бүләккә беренче булып Татарстан Республикасының Беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ия булганлыгын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100