news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы туристлык квестын яхшы үткәргән 10 моношәһәр исемлегенә керде

Мәскәүдә йомгак ясалган проектның максаты - төрле мәдәният һәйкәлләре, социаль һәм эшлекле инфраструктура объектлары турында мәгълүмат өстәү исәбенә геосервисларның функционалын киңәйтү.

(Чаллы, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүдә «Атла, шәһәр» проектына йомгак ясадылар. Чаллы 10 моношәһәр исемлегенә кергән, аларда туристлык квесты бик яхшы үткән. Бу хакта Автошәһәр мэриясенең мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе хәбәр итә.

Тантанада РФ ВЭБ дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов, РФ моношәһәр фонды генераль директоры Ирина Макиева, Россиядә Google башлыгы Юлия Соловьева һәм проект лидерлары — моношәһәрләре җитәкчеләре катнашты. Чаллыны мэр Наил Мәһдиев тәкъдим итте.

Чаллыдан тыш, Сатка, Югары Пышма, Выкса, Невинномысск, Новокузнецк, Сарапул, Тольятти, Тутай һәм Удомля кебек торак пунктлар дипломнар белән бүләкләнде.

«Шәһәрләр үсешенә комплекслы ярдәм күрсәтү - яңа инфраструктураны һәм җитештерүне финанслау гына түгел, ә финанс ярдәме булмаган төрле форматлар да ул. Без Google компаниясе белән бергә башлаган «Атла, шәһәр» проекты — шундыйларның берсе. Ул халыкны туган шәһәрен үстерүгә җәлеп итеп кенә калмый, аның туристлык потенциалын да ача», - диде Игорь Шувалов.

Акция барышында онлайн-картага 4 меңнән артык яңа объект төшерелгән, шуларның 700 дән артыгы — кече һәм урта бизнес субъектлары.

Чара барышында шәһәрләрдә туристлар саны арту турында да сөйләделәр. Әйтик, экскурсияләр оештырылган урыннарга килүчеләр саны 15 процентка, ә вакыйгалы чараларга килүчеләр саны 17 процентка арткан.

Онлайн-карталардан файдаланучыларның акциядә катнашучы шәһәрләр белән кызыксынуы 22 процентка артык. Чаллыда, мәсәлән, бу күрсәткечнең 16 процентка артуы күзәтелә.

Чара барышында Тверь белән телекүпер оештырылды. Аның халкы чәршәмбе көнне иртән акция үткәрде һәм көндез квестка йомгак ясау һәм эстафетасын Казанга тапшыру өчен туры эфирга чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100