news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа ел бәйрәмендә Казанда дүрт урында фейерверк аттырырга ярый

Алар янгын сүндерү чаралары һәм куркынычсызлык техникасы турында плакатлар белән җиһазландырылачак.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Казанда Яңа ел бәйрәме көннәрендә пиротехника аттыру өчен дүрт мәйданчык билгеләнде. Аларны янгын сүндерү чаралары һәм куркынычсызлык техникасы турында кисәтүче плакатлар белән җиһазландырачаклар.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, фейерверкларны түбәндәге мәйданчыкларда аттырырга мөмкин булачак:

  • Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында — Гаврилов урамындагы мәйданда;
  • Киров һәм Мәскәү районнарында — Түбән Зареченская дамбасында;
  • Идел буе һәм Вахитов районнарында — Каенлыктагы «Сабантуй» мәйданчыгы каршындагы автомобиль стоянкасында;
  • Совет районында — ипподром янындагы мәйданчыкта, Нәҗип Җиһанов һәм Петр Полушкин урамнары арасында.

Гражданнарны яклау идарәсе шул хакта игълан иткән.

2021 елда 20 декабрьдән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул гамәлдә булган чорда 1-3 класс куркынычлыктагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан һәм хлопушкалардан тыш, билгеле бер территорияләрдә) куллану тыела, шулай ук янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100