news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә быел Африка дуңгыз чумасының 482 очрагы билгеле

Вирус барлыгы 49 төбәктә табылган.

Россиядә быел Африка дуңгыз чумасының 482 очрагы билгеле
архив/Денис Бунтуков

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россиядә быел Африка дуңгыз чумасының 482 очрагы билгеле, шул исәптән 352 очрак йорт дуңгызлары арасында, 130 очрак кыргый кабаннар арасында.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

Вирус барлыгы 49 төбәктә табылган. Иң күп очраклар Амур өлкәсе (39 очрак), Хабаровск краенда (26 очрак), Саратов өлкәсендә (21 очрак), Свердловск өлкәсендә (20 очрак), Калуга, Ярославль, Волгоград, Түбән Новгород, Брянск, Ставрополь, Самара, Белгород кебек төбәкләрдә ачыкланган.

Идел буе округында исә, Марий Эл, Саратов, Пенза, Түбән Новгород, Чувашстан Республикасы вирустан зыян күргән.

Йорт дуңгызлары арасында Африка дуңгыз чумасы буенча карантин режимында бүген 23 чыганак, кыргый фаунада 10 чыганак исәпләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100