news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ана капиталына сатып алырга мөмкин товарлар исемлеге киңәйтелде

Сертификат алучыларның 80 процентка якыны аларны торак шартларын яхшыртуга сарыф итә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Хәзер ана капиталы акчасына ишетү һәм күрү сәләте начар балалар өчен үсеш алырга ярдәм һәм өйрәтә торган техник тернәкләндерү чараларын сатып алырга мөмкин булачак. Россия Премьер-министр Михаил Мишустин шул хактагы карарга имза куйган.

Сүз Брайль картиналары һәм колодалары, тактиль китап һәм юл, тавышны көчәйтү колакчыны һәм тавышны көчәйткеч, Брайль шрифты белән портатив компьютерлар, шулай ук сөйләм синтезаторы турында бара.

Моннан тыш, ана капиталын өч һәм дүрт тәгәрмәчле велосипед, велотренажер, инвалид коляскасы өчен электр приставкасы, инсулин помпасы һәм өстәл өслегенең үзгәрүчән почмагы булган партага тотарга мөмкин булачак. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Югарыда санап үтелгән товарларны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү өчен, Пенсия фондының территориаль бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә гариза бирергә кирәк, дип ачыклык кертелә хөкүмәт хәбәрендә.

Хәзер беренче бала өчен ана капиталының күләме 483 мең сум, икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 639 мең сум тәшкил итә. Киләсе елның февралендә бу сумма фактик инфляция дәрәҗәсенә үсәчәк. Сертификат алучыларның 80 процентка якыны аларны торак шартларын яхшыртуга сарыф итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100