news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт министрлыгы социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең исәбен алырга тәкъдим итте

Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы турындагы нигезләмәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең исәбен алырга тәкъдим итте. Министрлык проект әзерләгән.

«Социаль ярдәм итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасын кулланганда гамәлгә ашырыла торган процесслар нигезендә гаилә әгъзасына бер кешегә уртача керем исәпләү һәм дәүләт социаль ярдәменә мохтаҗ гражданнарны ачыклау һәм исәпкә алу максатларында мөлкәти тәэмин ителешне бәяләү механизмы гамәлгә ашырылачак һәм аларга гаризадан башка гына социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк», — дип хәбәр итә РИА Новости проектның аңлатма язуына сылтама белән.

Социаль тәэмин итүнең бердәм дәүләт мәгълүмат системасы турындагы нигезләмәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Проект нигезендә, социаль ярдәм чараларын билгеләүче органнардан файдалану мөмкинлеге өчен, электрон рәвештә белешмәләрне исәпкә алуны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Шул ук вакытта гаилә әгъзасының җан башына уртача керем Россия буенча тулаем халыкның җан башына исәпләнгән яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән түбән булганда исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot