Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Камада Кыш бабай хастаханәдә ятучы балаларны котлаган
Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, ә бүләккә татлы ризыклар, уенчыклар алды.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә матур гадәт бар. Ел саен биредә эшләүчеләр стационарда ятучы балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлый. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Менә быел да Кыш бабай белән Кар кызы палаталарга кереп, балаларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, ә бүләккә татлы ризыклар, уенчыклар алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз