news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия төбәкләре 31 декабрьне ял көне дип игълан итте

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин көзен 2021 елга кагылышлы карарны имзалады.

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Төньяк Осетия 31 декабрьне ял көне дип игълан итте. Алданрак Краснодар крае, Чечня һәм башка төбәкләр шундый карар кабул иткән иде. Шулай итеп, хәзер Россиядә яшәүче барлык кеше 2020 елның соңгы көнендә ял итәчәк. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Узган атнада Владимир Путин Федерациянең барлык субъектларын 31 декабрьне ял көне дип игълан итәргә чакырды. Президент сүзләренчә, бу көнне «йомшак итеп әйткәндә эш үзенчәлекле», ә гамәлдәге закон буенча мондый кыска вакытта федераль дәрәҗәдә ял көне кертергә ярамый.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин көзен 2021 елга кагылышлы карарны имзалады. Анды 5 ноябрь һәм 31 декабрь эш көне булмаячак, аларны 2 һәм 3 гыйнварга (шимбә һәм якшәмбе) күчерәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot