Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Минзәләдә яшәүче авылдашлары өчен шугалак ясаган
Шугалакка 100 тоннадан артык су кирәк булган.
(Минзәлә, 28 декабрь, Татар-информ», «Минзәлә-информ», Дилфас Галиев). Минзәлә районының Татар Мөшегесе авылында яшәүче Салават Саматов мәктәп яны участогындагы хоккей кортында балаларга һәм авылдашларына хоккей уйнар һәм тимераякта шуар өчен шугалак ясап куйды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Салават Саматов шугалактагы бозны катыруны үз контроленә ала, елның-елында үзе су сибеп катыра. Шугалак ясау өчен аңа мәктәп балалары да булыштылар. Моның өчен 100 тоннадан артык су китте. Шугалактагы бозның калынлыгы 14 сантиметр. Ул җитәкләгән хоккей командасы зур уеннарга әзерләнә.
«Авыл кешеләре эштән арып кайткач, кич белән бу шугалакка килеп шуалар, сәламәтлекләрен ныгыталар. Авылыбыз балалары да шугалакны үз итәләр», — ди Салават Саматов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз