news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» журналисты Назлыгөл Мәсәлимова КФУдагы иҗади бәйгедә беренче урын алды

Уку йорты студентларының әсәрләре арасында иң яхшысы дип «Мир глазами другого» (Чит күзләрдән караган дөнья) хикәясе табылган.

«Татар-информ» журналисты Назлыгөл Мәсәлимова КФУдагы иҗади бәйгедә беренче урын алды
kpfu.ru/media-sociology

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ"). Казан Федераль университеты Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 4 курс студенты, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясе журналисты Назлыгөл Мәсәлимова «ИФСНиМК — это мир» иҗади бәйгесендә беренче урын алды.

Бәйгедә уку йортындагы студентлар катнашты. Назлыгөл Мәсәлимованың «Мир глазами другого» (Чит күзләрдән караган дөнья) хикәясе иң яхшы дип табылган.

Җиңүчегә бүләкне институтның директоры Михаил Щелкунов тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100