Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Р.Хәбибуллин: “Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары үлемнән йолып алган 4 меңгә якын кеше гомере - 2010 елның төп нәтиҗәсе шул”
Россиядә Коткаручы көне һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгы оешуның 20 еллыгы уңаеннан ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры мөрәҗәгать белән чыкты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). Россиядә Коткаручы көне һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгы оешуның 20 еллыгы уңаеннан, ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе эчке хезмәт генерал-майоры Рәфис Хәбибуллин үзенең кул астында эшләүче хезмәткәрләгә, ветераннарга түбәндәге мөрәҗәгать белән чыкты.
Һөнәри бәйрәмебез – Россия Федерациясе коткаручылары көне һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгы оешуның 20 еллыгы белән ихластан котлавымны кабул итегез.
Бу юбилей елы республикабыз, бөтен илебез өчен вакыйгалар һәм гадәттән тыш хәлләр күплеге белән, мөгаен, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасын җитди сынаулар елы буларак тарихка кереп калыр. Бергәләп ярдәмләшеп без теләсә нинди катлаулы бурычларны һәм теләсә нинди авырлыкларны да җиңеп чыга алабыз - быелгы “кайнар” җәй вакыйгалары шуны раслады. Һәм Татарстан Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәтеннән башка эш барып та чыкмас иде. Уттан урманнар һәм торак пунктларны метр арты метр яулап, республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм оешмалар, үз ирекләре белән ярдәм итүчеләр бергә бердәм механизмдай эшләп, Татарстанда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм системасы (РСЧС) гамәлдә урнашуын раслады. Республикада оператив вазгыять катлаулы булуга карамастан, Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары янгын сүндерүдә күрше төбәкләргә дә ярдәмгә ашыкты. Татарстан янгын сүндерүчеләре һәм коткаручылары үлемнән йолып алган 4 меңгә якын кеше гомере - 2010 елның төп нәтиҗәсе әнә шул. Шушы ел нәтиҗәләре буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы территориаль органнары арасында иң яхшысы дип табылды. Моны мин Татарстан Президентыннан алып гади авыл хезмәтчәненә кадәр барлык татарстанлылар казанышы дип саныйм.
Яңа 2011 ел безнең алга яңа бурычлар куя – биредә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү системасын камилләштерү, алдынгы технологияләрне һәм заманча техниканы кулланылышка кертү, кризиска каршы идарә системасын һәм янгыннан үзирекле саклау һәм республика янгынга каршы көрәш хезмәте кебек янгынчылык-коткару инфраструктурасын республика районнарында үстерү турында сүз бара.
Шушы бәйрәм көннәрендә безнең һәркайсыбыз гомерен куркыныч астына куеп башкаларны коткарганда һәлак булган коллегаларыбызны да искә алырга тиеш. Татарстан Гадәттән тыш хәлләр миинстрлыгының күп меңләгән коллективына һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, хезмәттә уңышлар, һөнәри осталыкта үсеш һәм якынлашып килгән елның тыныч булуын телим, дип белдерә ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе җитәкчесе Рәфис Хәбибуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз