Яңа ел каникулларында хезмәткәрләр эшкә чакырылырга мөмкин

2007 елның 29 декабре – эш көне, ә 2007 елның 30, 31 декабре, 2008 елның 1-8 гыйнвары - ял көннәре
(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”). 2007 елның 29 декабре – эш көне, ә 2007 елның 30, 31 декабре, 2008 елның 1-8 гыйнвары - ял көннәре, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 11 ноябрендә чыгарылган “2007 елда ял көннәрен күчерү турында”гы 661нче санлы карары нигезендә, хезмәткәрләрнең ял һәм бәйрәм көннәрен рациональ куллануы максатларында шимбә 29 декабрьдәге ял көне дүшәмбе 31 декабрьгә күчерелгән.
2008 елда бәйрәм көне саналган 5 гыйнвар ял көне – шимбәгә туры килә, шуңа күрә ул 2007 елның 8 гыйнварына күчерелә. Шул рәвешчә, 2007 елның 29 декабре – эш көне, ә 2007 елның 30, 31 декабре, 2008 елның 1-8 гыйнвары ял көннәре була.
Әмма зарурлык булган очракта эш бирүчеләр, РФ Хезмәт кодексының 113 һәм 153 маддәләре нигезендә, ял һәм бәйрәм көннәрендә эш оештыра ала.
113 маддә нигезендә, ял һәм бәйрәм көннәрендә кинематография оешмалары, теле- һәм видеотөшерү коллективлары, театрлар, театраль һәм концерт оешмалары, цирклар, гаммәви мәгълүмат чаралары, профессиональ спортчыларны эшкә җәлеп итү рөхсәт ителә.
153 маддә нигезендә, айлык оклад алучы хезмәткәрләр, ял һәм бәйрәм көннәрендәге эшләре өчен окладтан тыш икеләтә сәгатьлек яки көнлек ставкадан да ким алмаска тиеш.