news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының үзәк китапханәсендә мультипликация студиясе ачылачак

Бу район үзәгендә беренче шундый түгәрәк була.

(Питрәч, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Алга», Люция Сираҗиева). Питрәч районы үзәк китапханәләр системасы Татарстанда тел күптөрлелеген саклау буенча грант конкурсында 500 мең сум отты.

Бу акчага Питрәчтә өлкәннәр китапханәсендә балаларга мультипликация өйрәтү буенча беренче туган якны өйрәнү түгәрәге булдырылачак. Проект «Күпмилләтле буяулар» дип атала.

«Без балалар белән татар, рус һәм керәшеннәрнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында мультфильмнар булдырачакбыз. Балалар безнең ярдәм белән сценарийлар уйлап табачаклар, декорацияләр әзерләячәкләр, геройлар ясаячаклар, аларны төшерәчәкләр, туган телдә тавыш яздырачаклар. Мәктәп укучыларын, шулай ук коррекцион интернат-мәктәбендә тәрбияләнүчеләрне җәлеп итәргә планлаштырабыз. Түгәрәк бушлай булачак», — дип сөйләде проект авторы Алсинә Карсакова. 

Алынган ярты миллион сумга туган якны өйрәнү буенча китаплар, проектор, интерактив такта, видеокамера, махсус өстәл, ут планшетлары сатып алыначак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100