news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре уздырырга рөхсәт иттеләр

Татарстанның баш санитар табибы балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре уздыру кагыйдәләрен аңлатты.

Татарстанда мәктәп һәм балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре уздырырга рөхсәт иттеләр
«Татар-информ» архивы

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре оештыру санитария кагыйдәләренә туры килергә тиеш, бу балаларны һәм әти-әниләрне коронавирус инфекциясеннән саклау өчен кирәк. Бу турыда Татарстан Президенты белән узган шимбә киңәшмәсендә Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина әйтте.

«Балалар өчен яңа ел бәйрәмнәре оештыру тәртибенә игътибарлы булырга кирәк. Алар барлык таләпләрне үтәп һичшиксез уздырылырга тиеш. Бактерицид нурландыргыч, бер кешегә кимендә дүрт квадрат метр урын булырга тиеш, кулга-кул тотынышып әйлән-бәйлән уйнарга ярамый», — диде докладчы.

Балаларны яңа ел бәйрәменә 65 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер кеше алып барырга тиеш.

Олылар һәм җиде яшьтән өлкәнрәк балалар бәйрәмдә битлек кияргә, социаль дистанция сакларга тиеш. Бәйрәм уздырылган җирдә антисептиклар, кул юу өчен шартлар булырга, бинага кергәндә температура үлчәнергә тиеш.

«Әгәр бәйрәм балалар бакчасында яки мәктәптә уза икән, анда әти-әниләр, антиматорлар, фотографлар чакырылмаска тиеш. Бакчаларда төркемнәрне, ә мәктәпләрдә параллель сыйныфларны берләштерми генә уздырырга кирәк», — диде баш санитар табиб.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100