news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Срогы чыккан паспортны күпфункцияле үзәкләрдә ел ахырына кадәр алмаштырып була

Февральдән июль аена кадәр вакыты чыккан паспортларның гамәлдә булу вакыты начар эпидемиологик вазгыять аркасында озайтылды.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Быелның 1 февраленнән 15 июлендә кадәр срогы чыккан Россия паспортларын Татарстан халкы күпфункцияле үзәкләрдә штрафсыз гына алмаштыра ала. Моны 31 декабрьгә кадәр эшләргә кирәк. Бу хакта күпфункцияле үзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Срогы чыккан паспортларның гамәлдә булу вакыты Россия Президенты Владимир Путин Указы белән эпидемиологик вәзгыять начар булу сәбәпле озайтылды.

«Калган гражданнар өчен гадәти кагыйдәләр гамәлдә –туган көннән соң 30 көн эчендә иске документны алыштырырга кирәк. Әгәр гражданинга 45 яшь 1 гыйнварда тулса, гариза бирүнең соңгы көне 31 гыйнварда булачак. Бу көнгә кадәр күпфункцияле үзәктә барлык документлар кабул ителәчәк, соңга калган очракта документлар кабул ителми. Соңга калган өчен 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф каралган», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта күпфункцияле үзәктә кабул итүгә алдан язылу көне гариза бирү датасы булып саналмый. Кабул итүгә вакытында язылып булмаса, чират буенча күпфункцияле үзәк белгечләренә мөрәҗәгать итәргә, РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә яки миграция мәсьәләләре буенча бүлеккә килергә мөмкин.

Россия паспортын 20 һәм 45 яшь тулгач алмаштырырга кирәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100