news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт юлларының чисталыгы gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла

Шәһәрдә күбесенчә механик чистартуны кулланырга тырышалар.

(Әлмәт, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәттә юлларны һәм тротуарларны ничек чистартулары турында сөйләде. Бу хакта район газетасы яза.

Ул шәһәрдә күбесенчә механик чистартуны кулланырга тырышуларын әйтте. Әмма машиналар хәрәкәте көчле булган чатларда һәм аларга якын участокларда тоз катнашмаларыннан һәм махсус составлардан башка булмаганлыгын да аңлатты.

«Юлларга махсус составлар сибелмәсә, көчле бозлавык була. Шуңа күрә аларны минималь күләмдә кулланырга тырышачакбыз», — дип аңлатты ул.

Тротуарларда тоз һәм реагентлар әлегә кулланылмый. Моңа һава торышы да уңай тәэссир итә. Тик кинәт салкыннар башланса, боз барлыкка килмәсен өчен, химик чаралар кулланырга туры киләчәк. Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, быел эксперимент максатыннан гранит валчыгы да кулланылачак.

Шәһәр юлларының чистарту барышы һәм сыйфаты техникада урнаштырылган gps-навигаторлар ярдәмендә контрольдә тотыла. Шулай ук өстәмә визуаль контроль дә башкарыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100