news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән авыл җирлегендә Яңа елга иң матур бизәлгән йортларны бүләкләячәкләр

Комиссия аларны 15 декабрьдә авыл урамнарыннан узып ачыклаячак.

(Чирмешән, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән авыл җирлеге Советы Яңа елга «Иң матур бизәлгән шәхси йорт» исемле бәйге игълан итте.

Авыл җирлегендәге иң матур бизәлгән өч шәхси йорт хуҗасы бүләкләнәчәк. Комиссия аларны 15 декабрьдә авыл урамнарыннан узып ачыклаячак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100