news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта 117 ел элек төзелгән мәчетнең тирә-ягын төзекләндергәннәр

117 ел элек төзелгән Аллаһ йортына Пучы халкы, җитәкчеләр тырышлыгы белән матурландырылган.

(Актаныш, 28 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш», Филиза Сәлахова). Актаныш районының Пучы авылында үзара салым акчасына Киров урамында җимерелеп беткән күперне төзекләндергәннәр. Аның янында җәяүлеләр сукмагы ясалган. Мәчет һәм зират каралган. Бу хакта район газетасы яза.

«Бу мәчетне күреп шаккаттым, танымый да торам. Хәрабә кебек ташландык хәлдә, чытырман арасыннан күренми дә иде», — диде район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова.

117 ел элек төзелгән Аллаһ йортына Пучы халкы, җитәкчеләр тырышлыгы белән матурландырылган, диелә хәбәрдә.

«Мәдәни мирас булып саклана ул, шуңа күрә сүтәргә дә, үзгәртеп корырга да рөхсәт юк. Халык яңа мәчеткә йөри. Монысы байтак еллар игътибардан читтә калды. Үзәктә бик ямьсез булып, карга оясына баткан, Америка чаганнарына күмелгән, ташландык бер җир иде», — дип, аның узган елдагы халәтен сурәтләде Пучы авыл җирлеге башлыгы Нияз Нуретдинов. 

Яз көне «Татнефть» үткәргән бәйгедә катнашып, җирлек 244 мең сумлык грант откан. Менә шул акчага, тирә-ягын җыештырганнар, Нур Баян исемендәге хуҗалык ярдәмендә түбәсен, тәрәзә кашагаларын буяганнар, койма тотканнар.  

Киләсе елга авыл җирлеге Советы бинасын төзү планга кертелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100