news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иван Ургант яшәү дәрәҗәсе буенча Казанны узу ысулы хакында шаяртты

Аның әйтүенчә, моның өчен Тимати һәм Гуф Казан турында җыр язарга тиеш.

Иван Ургант яшәү дәрәҗәсе буенча Казанны узу ысулы хакында  шаяртты
архив

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Иван Ургант «Вечерний Ургант» тапшыруында яңалыклар рубрикасында Казанның тормыш дәрәҗәсе иң югары булган шәһәрләр рейтингында беренче баскычка күтәрелүе хакында әйтте һәм Мәскәү Казанны узсын өчен нишләргә икәне турында шаяртты.

Тикшеренүне РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты төзегән. Ургант искә төшергәнчә, Мәскәү әлеге рейтингта бишенче баскычны гына били.

Телевизион тапшырулар алып баручы Казаннан беренче урынны ничек тартып алуга бәйле идеясе белән дә уртаклашты.

«Моның өчен Тимати һәм Гуф Казан турында җыр язарга тиеш», - диде Ургант аларның әле күптән түгел генә Мәскәү турында җыр иҗат итүләренә ишарәләп.

news_right_1
news_right_2
news_bot