news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хастаханәләрдә кызамыктан прививка ясату турында белешмә таләп итәләр

Татарстанда күпләп авыручылар юк, әмма профилактика максатларында медицина учреждениеләренә керү кагыйдәләрен катгыйландырдылар.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы, ни өчен бүген барлык медицина оешмаларына килгән кешедән кызамыктан прививка ясатканлыгын раслаучы белешмә таләп ителүен аңлатты.

«Татарстан Республикасының Баш санитар табибы М.А. Патяшинаның 2019 елның 25 октябрендәге карары нигезендә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2183 номерлы боерык чыгарылган. Аның нигезендә авыруны караучылар һәм аңа килүчеләр (55 яшькә кадәр) медицина оешмасына кызамыкка каршы вакцинация турында белешмә нәтиҗәләре булганда кертелә», - диелә ведомство хәбәрендә.

Табиблар мәгълүматына караганда, Татарстанда кызамыктан күпләп авыручылар юк. Дәвалау оешмаларына керү өчен белешмәләрне инфекция барлыкка килүгә һәм халык арасында бу авыруның таралуына юл куймас өчен, шулай ук хастаханәләрдә пациентларны кызамык авыруыннан саклау максатыннан таләп итәләр.

Россиядә һәм Европа илләрендә кызамык белән авыручылар саны арткан.

Кызамыктан прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада бушлай ясатырга була, дип искәртә белгечләр.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100