news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак

Төркиядән кайтартылган мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрьдән Россиягә Төркиядән мандариннар кертү тыелачак. Бу хәл мандариннарда хлорпирифос пестицидының рөхсәт ителгән дәрәҗәсен арттыру белән бәйле. Бу хакта Роспотребнадзор сайтында хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.

«Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мандариннарда зарарлы матдәләр булуын ачыклаган. Әлеге мандариналарда «Хлорпирифос» пестицидларының булуы ачыкланды. Аның концентрациясе максималь рөхсәт ителгән дәрәҗәдән артып китә», — диелә хәбәрдә.

Пестицидлы мандариннар Төркиядән кайтарылган. Инфекция таралуга юл куймас өчен, аларны кертүне туктатырга карар ителде. Хәл Роспотребнадзор контролендә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot