news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә эшләми торган көннәр башланды

Мәскәү мэры Сергей Собянин Указы нигезендә эшләми торган көннәр 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Бүгеннән Мәскәүдә эшләми торган көннәр башланды. Мәскәү мэры Сергей Собянин Указы нигезендә эшләми торган көннәр 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ТАСС яза.

7 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә күпчелек җәмәгать урыннары ябылачак. Шулай ук бүгеннән укучыларның каникулы башланды. 21 октябрьдә Мәскәү мэры Сергей Собянин тиешле указга кул куйды, диелә хәбәрдә.

Бу чара шәһәрдә коронавирус авыруы кискен таралуы белән бәйле. Озын яллар авыруны тиз арада туктатырга тиеш, дип искәртелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100