news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимова алда торган эшләми торган көннәр турында: «Мин моны локдаун дип атамас идем»

Эшләми торган атна ТР Президентының расписаниесендә дә чагылыш тапмаячак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Федераль дәрәҗәдә хупланган эшләми торган атна (ул 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк) Татарстан Президенты һәм республика хакимият органнары эшенә берничек тә йогынты ясамаячак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Мин эшләми торган бу атнаны локдаун дип атамас идем. Чөнки әлеге төшенчә күзлегеннән караганда бездә локдаун түгел, ә эшчәнлекне дәвам итәргә мөмкинлек бирә торган форма. Әйе, кайбер чикләүләр бар, әмма без предприятие һәм оешмалар, бизнес эшчәнлеген дәвам итәргә тырышабыз», - дип искәртте Галимова.

Аның сүзләренчә, эшләми торган атна Рөстәм Миңнехановның расписаниесендә дә чагылыш тапмаячак. «ТР Президентының графигында бу берничек тә чагылмаячак, планлаштырылган барлык чаралар да коронавирус инфекциясенә каршы таләпләрне исәпкә алып үткәреләчәк», - диде Галимова.

Сүзенең ахырында ул узган елдагы язгы локдаун вакытында да республика хакимияте органнарының эшләвен дәвам итүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100