news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан китап нәшриятының оештыру-хокукый формасы үзгәртеләчәк

Татарстанда үзгәртеп корыла яки бетерелә торган предприятиеләр исемлеге расланды.

Татарстан китап нәшриятының оештыру-хокукый формасы үзгәртеләчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты республикада үзгәртеп корыла яки бетерелә торган предприятиеләр исемлеген раслады. Әлеге документта «Татарстан китап нәшрияты» дәүләт унитар предприятиесе «башка төрле оештыру-хокукый формадагы юридик зат» итеп үзгәртеләчәге әйтелә. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган тиешле карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

«2025 елның 1 гыйнварына кадәрге чорда Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрен үзгәртеп кору буенча планны расларга», диелгән документта. 

Исемлеккә барлыгы 133 оешма кергән. Алар арасында «Җылылык энергочелтәре», «Транссервис» «Татплодовощпром» концернының «Бакчачы» совхозы дәүләт унитар предприятиеләре; «Алабуга водоканалы», Чаллы «Тулай торагы», «Электротранспорт» муниципаль унитар предприятиеләре һәм башкаларны бетерү планлаштырыла.

«Татинвестгражданпроект», «Татлизинг», «Татарстан Республикасы мәгълүмати технологияләр үзәге» дәүләт унитар предприятиеләре акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100