Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкына күчемсез милеккә хокукны теркәү буенча консультация бирәчәкләр
Республикада яшәүчеләр өчен кайнар элемтәне Кадастр палатасы һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсе үткәрәчәк.
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы республика халкы өчен «Кайнар элемтә» үткәрәчәк. Чара Кадастр палатасы оешуга 20 ел тулуга багышланган. Бу хакта Росреестрның ТР идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кайнар элемтә» вакытында дәүләт кадастр исәбе һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү, җир кишәрлекләрен исәпкә алу һәм исәптән төшерү, күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр бирү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин булачак», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Экспертлар әлеге процедуралар өчен нинди документлар кирәклеге, җир кишәрлегеннән рөхсәт ителгән файдалану төрен ничек үзгәртү, шулай ук аны законсыз килешүләрдән ничек саклау турында сөйләячәк. Моннан тыш, торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү, күчемсез милекне сатып алу нечкәлекләре буенча фикер алышу планлаштырыла.
Кайнар элемтә 29 октябрьдә сәгать 10нан 12 сәгатькә кадәр эшләячәк. Телефон: 8 (843) 255-25-71.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз