news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада автомобиль үткәргечен җыю буенча сынау мәйданчыгы ачтылар

Эш балалары булган хатын-кызлар өчен дә туры килә.

Түбән Камада автомобиль үткәргечен җыю буенча сынау мәйданчыгы ачтылар
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада торак микрорайонда автомобиль үткәргече җыю буенча сынау мәйданчыгы ачтылар. Проект «Преттль» компаниясе белән берлектә Эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Локаль җыю шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан. Бик уңайлы өй янында эшләү форматы. Биредә 20 кеше, нигездә, микрорайонда яшәүчеләр хезмәт куя. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр дә эшкә чакырыла. Уртача хезмәт хакы 25 мең сум. Эш балалары булган хатын-кызлар өчен дә туры килә», — дип яза үзенең Instagram битендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев.

Агымдагы һәм киләсе елда шәһәрнең төрле микрорайоннарында тагын биш шундый мәйданчык ачарга һәм өстәмә 100-130 яңа эш урыны булдырырга планлаштыралар.

Исегезгә төшерәбез, «Преттль» компаниясе Түбән Кама алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булып тора. Предприятие үз продукциясен илнең алдынгы автомобиль заводларына (КАМАЗ, ГАЗ, ВАЗ һ.б.) җибәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100