news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сovid-19 сәбәпле, Татарстанда «ЭКОлидер» конкурсын туктаттылар

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын 2021 елда үткәрергә планлаштыралар.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус пандемиясе сәбәпле, республиканың «ЭКОлидер» конкурсын туктаттылар. Бу турыда Татарстан Экологик һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Санитар-эпидемиологик вазгыять киеренке булу сәбәпле, «ЭКОлидер-2020» республика конкурсы туктатылган, диелгән хәбәрдә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын 2021 елда үткәрергә планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100