news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә яңадан пенсия таныклыгы бирә башлыйлар

Берничә ел элек пенсия таныклыклары гамәлдән чыгарылган иде.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 елдан башлап гражданнарга яңадан пенсия таныклыклары бирелә башлаячак. Бу хакта Федерация Советының социаль комитеты башлыгы урынбасары Елена Бибиковага сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Берничә ел элек пенсия таныклыклары гамәлдән чыгарылды, безгә мөрәҗәгатьләр күп булды. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков катнашындагы утырышта (көзге сессиядә) без пенсия таныклыкларын бирергә кирәклеген аңлаттык», - диде Бибикова чәршәмбе көнне «Бердәм Россия» вебинары барышында.

«Яңа елдан пенсия таныклыкларын Пенсия фонды бүлекчәләрендә бирә башлаячаклар, дип вәгъдә итәләр. Бу күңелгә хуш килә», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100