news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казаннан Истанбулга яңа даими авиарейс ачылды

Рейслар дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә булачак.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). Казаннан Истанбулга яңа даими авиарейс ачылды. Рейслар атнага өч тапкыр булачак. Бу турыда Татарстан башкаласы аэропорты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Казан» халыкара аэропортының кышкы расписаниесендә Истанбулга яңа даими рейс барлыкка килде. Очу вакыты 3,5 сәгать тәшкил итәчәк», диелгән хәбәрдә.

Татарстанлылар Төркия шәһәренә дүшәмбе, чәршәмбе һәм шимбә көннәрне оча алачак. Казаннан самолет 10.30 сәгатьтә кузгалачак, 14.15 сәгатьтә Истанбулның яңа аэропортына төшәчәк. Самолет кире Казанга 15.15 сәгатьтә кузгалачак һәм Татарстан башкаласына 18.45 сәгатьтә кайтып җитәчәк.

Рейслар 189 пассажирга исәпләнгән Boeing 737-800 самолетында башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100