news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Казан телеманарасы кызыл төс белән яктыртылачак

«Кызылдан киен!» акциясе җәмәгатьчелек игътибарын йөрәк-кан тамырлары авырулары проблемасына җәлеп итү өчен оештырыла.

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ»). 29 октябрь көнне Бөтендөнья инсультка каршы көрәш көне үткәрелә. Ел саен бу көнне Россия кардиология җәмгыяте «Кызылдан киен!» акциясен үткәрә. Әлеге акциягә ярдәм йөзеннән, Россиянең күп шәһәрләрендә, шул исәптән Казанда да, телеманаралар кызыл төскә керәчәк. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан телеманарасында кызыл фонда йөрәк сурәтен Татарстан халкы һәм кунаклары 18.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр күрә алачак.

«Кызылдан киен!» акциясе җәмәгатьчелек игътибарын йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү очракларының югары булу проблемасына җәлеп итү һәм аларны профилактикалау чаралары турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан үткәрелә. Кызыл төс — йөрәк-кан тамырлары авырулары санының бик тиз үсүе белән бәйле барлыкка килгәнборчылу символы.

Инсульт кешенең үлеменә һәм инвалидлыгына китерә торган иң еш сәбәпләр исемлегендә икенче урында тора. Медицина статистикасы мәгълүматлары буенча, инсульт кичергән кешеләрнең 8 проценты гына нормаль тормышка кайта ала, 20 процент тирәсе мөстәкыйль йөри алмый, ә 30 процентта артыгы аерым тәрбиягә һәм якыннарының ярдәменә мохтаҗ, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot