news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүгеннән башлап Татарстанда парковкада һәм лифтта битлек кию мәҗбүри

Республика территориясендә төнге вакытта кафе һәм рестораннар эшен чикләү турындагы карарны җомга көнне кабул итәчәкләр.

Бүгеннән башлап Татарстанда парковкада һәм лифтта битлек кию мәҗбүри
Михаил Захаров

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Covid-19 йогышын профилактикалау максатыннан, җәмәгать транспортыннан, такси һәм кешеләр күп була торган урыннардан тыш, Татарстанда бүгенге көннән башлап лифтларда һәм парковкаларда да битлек кияргә кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Битлек кию мәҗбүри булган объектлар исемлеген киңәйтү өлешендә үзгәрешләр бар — бу беренче пункт. Моңа кадәр кешеләр күп була торган урыннарда, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек кию таләп ителә иде. Хәзер бу кагыйдәгә тагын берничә урын өстәлә. Шулай итеп машина кую урыннарында, лифтларда да битлек кияргә кирәк була. Республика норматив документы туры китереләчәк, ягъни бу үзгәрешләр кертеләчәк», — диде спикер.

Искәртеп узабыз, Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек федераль хезмәте гомуми битлек режимын кертте һәм 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр күңел ачу чаралары үкәрүне һәм җәмәгать туклануы оешмалары эшчәнлеген тыярга тәкъдим итте.

Любовь Авдонина Татарстанда кафе, рестораннарның эш вакытына чикләүләр кертү мәсьәләсе республика ведомствосы анализлаган вазгыятьтән чыгып каралачагын әйтте.

«Бүгенге көндә безнең республика территориясендә бу өлкәдә бернинди тыюлар да юк. Тагын бер кат кабатлап әйтәм: бүген без бу мәсьәләне карыйбыз, күзәтәбез, фикер алышачакбыз. Бу өлештә кабул ителәчәк карар җомга көнне билгеле булыр дип уйлыйм», — дип сөйләде җитәкче урынбасары. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100