news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ульяновскидан татар кызы Кытайда узган бәйгедә иң матуры дип танылган

Талия Айбәдуллина "Miss Global City 2017" титулын яулаган.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Шанхайда “Miss Global City 2017” халыкара матурлык бәйгесе финалы узган, анда төрле илләрдән 30дан артык кыз катнашкан. Бу хакта “Вести КАМАЗа” агентлыгы хәбәр итә.

Гүзәлләр 16 жюри әгъзасы алдында матурлык, сәхнәдә йөри белү, иҗади номер һәм инглиз телендә тынычлык һәм хәйриячелек турында сөйләп, осталыкларын күрсәткән. Нәтиҗәдә, Ульяновскидан 22 яшьлек татар кызы Талия Айбәдуллина “Miss Global City 2017” титулын яулаган.

Талия журналист һөнәрен үзләштерү буенча укый. Ул инде – “Вице-мисс Студенчество России-2015”, “Мисс Ульяновск -2015”, “Miss Apollon 2016” титуллары иясе булган туташ.

news_right_1
news_right_2
news_bot