Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама шәһәрендә 150 меңенче бала туган, шул уңайдан гаиләгә фатир бүләк ителә
Сабыйның әти-әнисе – “Нижнекамскнефтехим” ГАҖ хезмәткәрләре.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”). Түбән Каманың юбилеена шәһәрдә туган 150 меңенче сабый гаиләсенә 1 бүлмәле фатир бүләк вәгъдә ителде. Шуның буенча былтыр 30 ноябрьдә “Түбән Каманың 50 еллыгына 150 меңенче бала” проекты (генераль химаячысы – “Эссен” гипермаркетлар сәүдә челтәре) рәсми гамәлгә кертелә башлаган иде. Һәм менә бүген иртәнге 6 сәгать 25 минутта Түбән Камада 150 меңенче сабый – гәүдә авырлыгы 3720 гр һәм буе 52 см булган ир бала фани дөньяга килгән. Бу хакта муниципалитетның e-nkama.ru сайты һәм “Новости Нижнекамска” басмасы хәбәр итте.
Әлеге шәһәрдә туган 150 меңенче сабый Галиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән (гаиләнең беренче баласы да – малай). Ирле-хатынлы Галиевлар “Нижнекамскнефтехим”да эшли: әтиләре – участок мастеры, хәзерге вакытта декрет ялында булган 25 яшьлек әни кеше – кладовойда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз