М.Галиев: “Транспорт “бөкеләре” проблемасын күп катлы юлъаергычлар төзеп кенә хәл итеп булмаячак”

ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе фикеренчә, юл хәрәкәтен оештыруда фәнни тикшеренүләргә нигезләнү таләп ителә

(Казан, 28 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Бүген республикада юллар төзелешендә алдынгы технологияләр куллану бик сөенечле һәм мактауга лаек. Тик хәлне юлларда чамадан тыш автомобильләр хәрәкәте катлауландыра. Транспорт “бөкеләре” проблемасын күп катлы юлъаергычлар төзеп кенә хәл итеп булмаячак. Юл хәрәкәтен оештыруда фәнни тикшеренүләргә нигезләнү таләп ителә”. ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
ТР Дәүләт Советы депутаты фикеренчә, юл хәрәкәтен нәтиҗәле оештыруда ведомствоара координация эше шәһәр, районнар дәрәҗәсе белән генә чикләнмичә, комплекслы булырга тиеш. Аның сүзләренә караганда, бүген Татарстан җиңел автомобильләрнең яңалык коэффициенты буенча илдә беренче урында. “Мондый күрсәткеч, автомобиль йөртүчеләр өчен сөенечле, билгеле. Ләкин юл хәрәкәтенең нәтиҗәлелегенә ирешелми, экологик күрсәткечләр үтәлми торып, бу шатланырлык сәбәп була алмый”, -дип ассызыклады Марат Галиев.
“2006-2010 еллада ТР да транспорт комплексын үстерү” программасын реализацияләү нәтиҗәләре хакында хисап тоткан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Инсаф Хәйруллин соңгы 5 елда атмосфераны пычратучы матдәләрнең якынча ике тапкырга артыграк чыгарылуын искәртеп, әйләнә-тирәлекне пычратуда транспорт өлешенең артуын аерым ассызыклады. План буенча ул 20 проценттан артмаска тиеш булса да, чынбарлыкта 60 процентка якынлаша. Мондый кискен арту хәрәкәт интенсивлыгы үсүгә, зарарлы матдәләр, төтен чыгару буенча ГОСТ таләпләренә җавап бирмәгән автомобильләр саны артуга, транспорт предприятиеләрендә экологик куркынычсызлык буенча белгечләр булмауга бәйле. Депутат Марат Галиев сулый торган һаваны пычратучы кызыл Кытай автобусларын аерым телгә алды. “Алар бәяләре буенча, бәлки үзләрен аклыйдыр. Әмма артларыннан сузылган төтен шлейфын берничек тә аклап булмый. Мондый транспорт шәһәр урамнарында бөтенләй йөрергә тиеш түгел”, -ди ул. Аның белдерүенчә, алда Казан Универсиадасы белән бәйле мөһим чаралар тора. Шул яктан караганда да, ди ул, экологлар бу проблемага игътибарны арттырырга тиеш.
Универсиада димәктән, Марат Галиев “Казан” халыкара аэропортында модернизация эшләренең акрын баруына борчылу белдерде. Аның искәртүенчә, болай барса бу масштаблы эшне Универсиадага кадәр башкарып чыкмау куркынычы да бар. “Модернизациядә кулланылучы кайбер технологияләрне, дөрес, ашыктырып та булмый. Ләкин кайбер тоткарлыклар көндәшлектән курку сәбәпле, эшне соң башлауга да бәйле”, - ди ул. Депутат модернизация эшләрен тизләтү ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының игътибар үзәгендә булырга тиеш дип искәртә.