Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Владимир Путин балалы гаиләләргә ярдәм системасын төзергә өндәде
Сүз мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү кебек ярдәм чаралары турында бара, дип ачыклык кертте Путин.
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россиядә гражданнарга, бигрәк тә балалы гаиләләргә, ярдәм итүнең яңа чаралары кертелергә мөмкинлеген әйтте.
«Без макроикътисади күрсәткечләр динамикасы даими рәвештә аерым игътибарда булачагы турында килештек. Бу бюджет турындагы законны кабул итү этабында мөһим, әлбәттә, аны үтәү барышында да. Бу икътисадны, инфраструктураны һәм социаль өлкәне үстерү программаларына оператив рәвештә төзәтмәләр кертү өчен дә кирәк», — диде ул видеоконференция режимында икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.
«Мөмкинлекләр булганда, безнең гражданнарга, беренче чиратта, балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча өстәмә чаралар булдырырга, без моны агымдагы елда эшләдек», — диде Россия Президенты.
Мисал өчен, сүз мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү кебек ярдәм чаралары турында бара, дип ачыклык кертте Путин.
«Якындагы елларда балалы гаиләләргә ярдәм итүнең тулы системасын формалаштырырга кирәк», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз