news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшәүче иң өлкән хатын-кызга — 108, ир-атка — 104 яшь

Соңгы дүрт елда Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәкләр саны 11 процентка арткан.

Татарстанда яшәүче иң өлкән хатын-кызга — 108, ир-атка — 104 яшь
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова республикада яшәүче иң өлкән хатын-кызга — 108, ир-атка — 104 яшь икәнен әйтте.

108 яшьлек хатын-кыз Әлмәт районында яши. Ул 1913 елның 27 сентябрендә дөньяга килгән. Иң өлкән ир-атка 104 яшь. Ул 1917 елның 2 гыйнварында туган һәм бүгенге көндә Казанда яши.

«Соңгы елларда 100 яшьтән өлкән кешеләр саны арта бара. 2017 елда республикада йөз яшен тутырган 170 кеше булса, бүгенге көндә андыйлар саны 189 җитте, ягъни 11 процентка артты», — диде Эльмира Зарипова Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта.

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Истәлекле көн уңаеннан Татарстанда өлкәннәр декадасы уза. Министр сүзләренчә, декада һәркем олы яшьтәге якыннарын һәм туганнарын искә алсын, аларга хөрмәт күрсәтсен өчен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100